Меню
16+

Электронная газета Аургазинского района «Аургазета» — новости, анонсы, объявления

10.04.2021 09:05 Суббота
Категория:
Тег:
Если Вы заметили ошибку в тексте, выделите необходимый фрагмент и нажмите Ctrl Enter. Заранее благодарны!

ТАТАР КЫЗЫ, САКЛА БЕРҮК!

Источник: Алейся Фаизова

В Аургазинском районе назвали победительницу конкурса красоты "Авыргазы гүзәле — 2021"

Бүгенге "Авыргазы гүзәле-2021" — матурлык, яшьлек һәм сәләт бәйгесенә багышланган кичәнең үзәгендә районыбызның иң булган, иң уңган, иң чибәр тырыш кызлары катнашты

Бүгенге бәйрәмебездә кызларыбызның уңган, булганлыкларын сынадык. "Авыргазы гүзәле” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелде.

Хөрмәтле хөкемдарлар

Фаиль Камиль улы Фәтхетдинов — "Кызыл таң" газетасының мөхәррире, Башкортстан Республикасы татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары.

Риф Миңлегариф улы Вәлиев — Авыргазы күппрофилле колледж директоры урынбасары, Башкортстан Республикасы татарларының Төбәк милли-мәдәни Автономиясенең Авыргазы берләшмәсе рәисе.

Лиана Марат кызы Шаганц — Авыргазы районы хакимиятенең яшьләр бүлеге баш специалисты. Рифат Рифкәт улы Әпсәләмов-Талбазы авылы 3-нче санлы мәктәп директоры.

Айсылу Ильшат кызы Мөхәметдинова — район поклиникасының балалар консультация бүлек мөдире бүген объективлык, намуслылык күрсәттеләр.

7 сылу кызлар бәйгедә 8 төрле өлешендә көч сынадылар. Менә алар безнең гүзәлләребез.

  1. Абдрахимова Эльвина (Толбазы)
  2. Гумерова Дилә (Иске Итекәй авылы)
  3. Яшлякова Ильвина (Толбазы)
  4. Арсланова Аделина (Әпсәләм)
  5. Хасанова Аделина (Балыклы)
  6. Султанова Арина (Балыклы)
  7. Нуриева Элеанора (Ишле)

Барысы да үзен төрле яктан да күрсәттеләр.

Барысы да үзен төрле яктан да күрсәттеләр.

Бәйге барышында

татар кызының матурлыгын һәм сәләтлеген күрдек. Бүген аларның тырышлыгы һәм активлыгы лаеклы бүләккә ия булды!!! Кызлар һәрберсе дә аерым-аерым сәхнәгә чыгып, кайдан булулары, нинди гаиләдә үсүләре, хыяллары һәм татар кызлары булулары турында сөйләделәр, афәрин! Бию, җырда да сүз осталыгын да күрсәттеләр.

кул эшләрен күрсәтеп, тәмле ризыклар пешереп, хәтта рецептын да сөйләп бирделәр...

җиде номинациягә ия булдылар безнең кызлар.

  • "Иң иҗади кыз" номенациясенә — Абдрахимова Ильвина,
  • "Татар телен иң яхшы белүче кыз" номинациясенә — Яшлякова Эльвина,
  • "Наз" номинациясенә" — Хасанова Аделина,
  • "Гореф-гадәтләрне саклаучы" номинациясенә — Арсланова Аделина,
  • "Шаян кыз" номинациясенә — Нуриева Элеанора,
  • "Иң зифа кыз" номинациясенә — Султанова Арина лаек булдылар.

Гран при откан сылуга 3 көнгә Казанга ике кешелек путевка бирелде.

Анарга Гумерова Дилә ия булды.

Барлык кызларыбызга да уңышлар телим!!!Алда матур чорлар,яңа үрләр көтсен сезне кызлар!!!

Бу проектны тормышка ашырырга теләгем күптәннән бар иде. Зур рәхмәтемне белдерәм бу бәйгене оештырырга ярдәм иткән Риф Миңлегариф улы Вәлиевка — Башкортстан Республикасы татарларының Төбәк милли-мәдәни Автономиясенең Авыргазы берләшмәсе рәисенә. Иң беренче көннән алып минең белән булган, биюләрне сәхнәгә куйган, киңәшләре белән ярдәм иткән Альбина Хәким кызы Залиловага, Вокал буенча ярдәм күрсәткән, киңәшләре белән ярдәмләшкән Финә Абдуллина Рәфит кызына, тегүчебез Надежда Ефимовага, Александра Хабибуллинага. Мәдәният сарае директоры Юлия Тимофей кызы Фёдоровага, мәдәният бүлеге башлыгы Булат Файзрахман улы Багаутдиновка, Замера Гыйндулла кызы Хөсәеновага.

Егетләргә — Алик Залилов, Альберт Ибраков, Фәнәгат Юлмухәмәтов, Ильгиз Насыровка һәм барлык коллегаларга рәхмәтемне белдерәм.Бәйгебезне тагы да матуррак бизәделәр үзләренең җыр-моңнары белән-Гүзәл Акбашева, Фируза Сәйфутдинова, Елена Бикбаева, Азамат Рахимов, Алик Залилов.

Татар кызы, сакла берүк! Баш очкаеңда чиккән калфак сакла. Күкрәгеңдә бизәп төшкән изү сакла. Үреп салган пар толымыңда, зинһар, көмеш чулпы сакла. Ә йөрәгеңдә милләтеңә кайнар сөю сакла... Сакла!

Присоединяйтесь к обсуждению в нашей группе ВКонтакте

Добавить комментарий

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные и авторизованные пользователи. Комментарий появится после проверки администратором сайта.

454